Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гүзәлемнең шатлыгы эченә сыймый

Сентябрь азагында Гүзәлем машина йөртү таныклыгын алган иде. Хәзер исә җырчы тагын бер шатлыгы белән уртаклаша: ул руль артына утырган.

«Дуслар, ниһаять, бу көн дә килеп җитте. Мин – руль артында. Менә шушы доганы утырган саен укырмын. Бик зур рәхмәтләрем матурым Салаватка. Син мине шундый нык зурладың. Мин сине бик яратам, хөрмәт итәм.

 

«Матиз» бүләк итәм дигәч, «Матиз» көткән идем. Ләкин Салават абыегыз миңа «Мерседес» бүләк итте. Үзе «Тойота Камри»да йөрсә, хатыны «Мерседес»та җилдерәчәк. Рульдә булгач рәхәт, барысына да өлгерәм», – дип шатлыгы белән бүлеште Гүзәлем.

Җырчы Гүзәлемне машиналы булуы белән котлыйбыз! Хәерле, имин юллар телибез!

Тулырак: http://www.sahne.ru/news/xeberler/gzlemne-shatlygy-echen-syymyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев