Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Җиңү волонтерлары" Татарстанның барлык муниципалитетларында «Хәтер бакчасы» акциясе үткәрәчәк

Республика паркларында һәм скверларында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утыртылачак.

Татарстанда «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистлары «Хәтер бакчасы»акциясе үткәрәчәк. Акция барышында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә агачлар утырту планлаштырыла. Бу хакта «Балалар спорты» партия проектының республика иҗтимагый советы утырышында ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова хәбәр итте.

"Хәтер һәм Дан елында барлык муниципалитетларда да „Хәтер бакчасы“ акциясен үткәрү планлаштырылган. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, без парк һәм скверларда агачлар утыртачакбыз. Яшьләрнең бу акциядә катнашуларын телибез", - дип сөйләде Захматова.

Аның сүзләренә караганда, акция Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашында үткәреләчәк. Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары, узган елның 21 гыйнварыннан 20 декабренә кадәр Татарстанда «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте активистларының 1076 Бөек Ватан сугышы ветеранына ярдәм күрсәтүләрен дә өстәде. Татарстанда 33 мең 216 Бөек Ватан сугышы ветераны яши,алар арасында 1195 - турыдан-туры сугышта катнашучы.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/02-03-2020/volontery-pobedy-provedut-aktsiyu-sad-pamyati-vo-vseh-munitsipalitetah-tatarstana-5726396 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев