Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Индус Таһиров: "Татарстан - РФнең башка субъектлары өчен үрнәк"

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең эшен лаеклы дәвам итә.

Татарстан - Россия Федерациясенең башка субъектлары өчен үрнәк, бу - Рөстәм Миңнехановның Республика Президенты вазыйфасында эшләгән вакыттагы казанышы. ТР Фәннәр академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров «Татар-информ»МА корреспонденты белән әңгәмә вакытында әнә шулай дип белдерде.

«Рөстәм Миңнехановның казанышлары һәм уңышлары күп. Беренчедән, бу - республика икътисады. Икенчедән, милләтара мөнәсәбәтләр, Татарстанны дөнья аренасына чыгару. Татарстан-РФнең башка субъектлары өчен үрнәк», - дип саный Таһиров.

Аның сүзләренә караганда, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең эшен лаеклы дәвам итә. «Рөстәм Миңнеханов алдында катлаулы бурычлар тора. Бөтендөнья карантинда тора һәм республиканы алга таба нинди юллар белән алып бару мәсьәләсе туа. Президентка бурычларны үтәүдә уңышлар телибез", - дип билгеләп үтте Индус Таһиров.

Фото: Владимир Васильев

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/25-03-2020/indus-tagirov-tatarstan-primer-dlya-drugih-sub-ektov-rf-5731469 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев