Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ИТ ПӘРӘМӘЧЕ рецепты

Бик тәмле бу рецепт белән пешергән ит пәрәмәче.


Камыр өчен кирәк булачак:
* 1 йомырка;
* 11 гр коры чүпрә;
* 1,5 җылы сөт;
* 3 аш кашыгы шикәр комы;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* 3 аш кашыгы симәнке мае (мин салмадым);

Эчлек өчен кирәк булачак:
* 500 гр фарш;
* суган;
* тәменчә тоз, борыч;
* 2-3 аш кашыгы су.

* кыздыру өчен үсемлек мае.

Эш барышы:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Чүпрәне җылы суда кабартып алдым. Җылы сөткә, чүпрәле смесьне кушып, тоз, йомырка, шикәр комын салып яхшылап болгатабыз. Әз-әзләп он кушып йомшак итеп камырны басабыз һәм җылы урынга кабарырга куябыз.

Камыр әзер булгач кисәкләргә бүлдем. Җәеп, уртасына фаршны куярга. 1 см тирәсе тишек калдырып, кырыен бөрдем. Пешерә башлаганчы пәрәмәчләрне тастымал астында кабартып алдым. Тишекле ягын аска каратып, кызган майда пешердем, ике ягында. Артык мае сеңсен өчен кәгазь салфеткага куйдым. Җылы килеш табынга куябыз.

Тәмле булсын!

Автор Эльмира Нигматзянова.

Чыганак: https://vk.com/tatarshlari

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев