Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Июнь аенда әтнәләрне ни көтә

Июнь аена халык сынамышлары:

? Июньдә көннәр эссе булса, балыкка йөреп тә торма.

? Кояш чыкканда тынчу булса, көн бозыла.

? Июньдә төннәр җылы торса, уңыш яхшы була.

? Иртән су өстендә томан булса, көн кояшлы булачак.

? Чыкның күплеге – уңдырышлылыкка, еш томан төшү – гөмбә күплеккә.

? Су моңа кадәр булмагандай чиста күренсә – яңгырга.

?Иртән үлән исе гадәттәгедән көчлерәк тоелса – яңгыр булачак.

? Чәчәкләрдән хуш ис көчле бөркелсә – яңгыр була.

? Кичкә таба көтү үкерә башласа – яңгырга.

? Юеш үлән (мокрица) иртән ачылып, көне буе ябылмаса – һава торышы яхшы була.

? Әгәр дә умарта кортлары миләш чәчәгендә күпләп гөж килсә - иртәгә яңгыр була

? Оялары тирәсендә кырмыскалар күп булса – яхшы һава торышына.

? Июнь башы яңгырлар белән башланса, ахырында корылык көтегез.

? Яшеннәр күплеге кышка баө запас турында хәбәр итә.

? Балан соң чәчәк атса – көз соң килә.

? Яңгыр алдыннан суалчаннар җир өстенә чыга.

? Чыршыда күркәләр күп булса, кыяр уңышы да күп була.

? Әтәчләр бер туктамый кычкырса – көчле яңгыр көтегез.

? Кичен салават күпере чыкса, һава торышы яхшы була.

?Күке каты кычкырса, кояшлы көнгә.

? Торналар биектән очса, көн бозыла.
Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/jemgyiyat/iyun-aena-synamyshlar сайтында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев