Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайбер машина йөртүчеләрне транспорт салымыннан азат итәргә тәкъдим иттеләр

Хәзерге вакытта Россиядә транспорт салымы күләме автомобильне эксплуатацияләү ешлыгына бәйле түгел.

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россиянең кайбер автомобиль хуҗалары транспорт салымын түләүдән азат ителергә мөмкин. Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Евгений Федоров РФ Эчке эшләр министрлыгына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта депутат хатының күчермәсенә сылтама белән RT хәбәр итә.

Парламентарий үз мөрәҗәгатендә хәзер Россиядә транспорт салымы күләме автомобильне эксплуатацияләүнең ешлыгына бәйле түгел, дип белдерде. Шуңа күрә шәхси транспорттан ярты елдан артык файдаланмаска ниятләгән автомобиль хуҗаларына салым түләмәү мөмкинлеге бирергә кирәк, ди депутат. 

 Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/18-07-2020/rossiyad-kayber-mashina-y-rt-chel-rne-transport-salymynnan-azat-it-rg-t-k-dim-ittel-r-5757610

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев