Хөснуллин Путинга илкүләм проектларны үтәү буенча штабның беренче тәҗрибәсен сөйләде
Россия Вице-премьеры торак, юллар һәм инфраструктура объектлары төзелеше белән бәйле өч илкүләм проектка кураторлык итә.
Төзелеш өлкәсендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча координацион штаб булдыру карарлар кабул итү һәм мәгълүмат алмашу вакытын кыскартырга мөмкинлек бирде. Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда әнә шул хакта әйтте. Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә бу яңалыкны.
«Штаб төзелде. Әлеге штабка төбәк җитәкчелеге, барлык губернаторлар, федераль хакимиятнең барлык органнары керә. Көндәлек режимда эшлибез, атнага бер тапкыр селектор киңәшмәсенә җыелабыз. Карыйсы мәсьәләләр бик күп. Карарлар кабул итү һәм мәгълүмат алмашу вакыты кыскартылды», — диде Хөснуллин.
Штаб ярдәмендә кайбер мәсьәләләр оператив хәл ителгән. Иркутск өлкәсендә су басу нәтиҗәсендә килгән зыянны бетерү өчен өч миллион акча бүлеп бирелгән.
Марат Хөснуллин Россия Президентына социаль-икътисади күрсәткечләр түбән булган төбәкләрне үстерү программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. «Быел беренче кварталда регионнарга үсеш өчен өстәмә акча бирү бурычын куябыз. Регионнарга бару буенча план төзелде, беренче чиратта, Хөкүмәт әгъзаларының сораулары күп булган регионнарны карадык», — диде вице-премьер.
Марат Хөснуллин быел гыйнвар аенда Россиянең яңа Хөкүмәте составына керде. Элегрәк ул Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары вазифасын башкарган иде. 2001 елдан 2010 елга кадәр Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры булып эшләде.
Вице-премьер буларак Хөснуллин «Арзан торак һәм уңайлы шәһәр мохите», «Имин һәм сыйфатлы юллар» һәм «Магистраль инфраструктураны үстерүнең комплекслы планы» илкүләм проектлары үтәлешен кураторлык итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев