Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коронавирус пандемиясе чорында салым хезмәте онлайн-сервислардан файдаланырга чакырды

Республиканың салым органнарында гражданнарны шәхсән кабул итү вакытлыча туктатылды.

Татарстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсе гражданнарны яңа коронавирус инфекциясе таралган чорда контактсыз багланышларга күчәргә чакырды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин сөйләде.

«Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында гамәлгә ашырылган интерактив сервислар аша контактсыз багланышларга күчәргә чакыра", - дип билгеләп үтте Никиташин.

Аның сүзләренә караганда, теләсә нинди хезмәтне онлайн-сайтта алырга мөмкин nalog.ru мобиль кушымталарда да 50дән артык онлайн-сервис бар.

Шулай ук салым түләүчеләрнең барлык категорияләре, үзмәшгульләрне дә кертеп, «шәхси кабинетлар»ннан файдалана алалар. Бүген алар салым түләүчеләрнең салым органнары белән аралашуының төп чарасы булып тора һәм гражданнарга мәгълүмат бирергә булыша, дип өстәде Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы.

«Шәхси кабинетлар функционалы гел киңәеп тора. Февральдә шәхси эшмәкәрләр өчен салымны онлайн режимда түләп булу мөмкинлеге кертелде. Шәхси кабинетлар — салым түләүчеләрнең салым органнары белән төп коммуникация коралы. Гражданнар интерактив режимда салымнарын түли, мөрәҗәгатьнең нәтиҗәсен белә ала», — ди Андрей Никиташин.

Икътисади куркынычлар турында Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенең ситуацион үзәкләренә, r1600@nalog.ru электрон почтасы буенча һәм (843) 235-13-60, 235-13-67 телефоннары буенча хәбәр итәргә мөмкин. 8-800-222-22-22 бердәм контакт үзәк телефонына яки рәсми сайтта салым инспекцияләре телефоннары буенча да шалтыратырга була.

https://www.tatar-inform.ru/news/business/07-04-2020/nalogovaya-rt-v-period-pandemii-koronavirusa-prizvala-polzovatsya-onlayn-servisami-5734677 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев