Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда яшәүче ике кеше вирусны республикадан читтә йоктырган, калган очраклар аралашу юлы белән йоктырылган.

Узган тәүлектә Татарстанда 36 кеше коронавирус белән авыруы ачыкланган, аларның икесе вирусны республикадан читтә йоктырган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«13 пациент хастаханәдә, 23 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Авыру йоктыручыларның күбесе 30-50 (12 кеше), 70-80 (9 кеше) һәм 50-60 (8 кеше) яшьлекләр.

Авыру очракларының иң күбе Казанда теркәлгән — монда 23 кеше авырган. Яшел Үзәндә өч, Буа, Югары Ослан, Лаеш районнарында икешәр, Әгерҗе, Биектау, Питрәч һәм Сарман районнарында берешәр кеше вирус йоктырган.  

Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле республикада барлыгы 7654 кеше авырган, 6484 кеше дәваланып беткән.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/health/14-10-2020/tatarstanda-koronavirusny-36-ya-a-ochragy-achyklangan-5778602

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев