Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Куркырга кирәкми, чүп эшкәртү буенча заманча заводлар күбрәк булырга тиеш, ди Путин

Предприятиеләрнең әйләнә-тирә мохит өчен зыянын минимальләштерергә кирәк.

           Россиядә калдыкларны эшкәртү заводлары күбрәк булырга тиеш, әмма аларны иң заманча технологияләр буенча гына төзергә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясендә журналист соравына җавап биреп:  «Безгә предприятиеләр төзү ягыннан тармакны үстерергә кирәк. Алар инде төзелә. Эшкәртү предприятиеләре саны артырга тиеш. Шулай ук кешеләргә моның предприятиеләр, аларның ничек эшләячәген, әйләнә -тирә мохиткә зыян китерү-китермәвен, әлеге предприятиеләр янында яшәячәк кешеләрнең сорауларын искә алып,  заводның ни дәрәҗәдә эшләячәген, проблемалар тудыру-тудырмавын  тәфсилләп  аңлатырга кирәк», - диде дәүләт башлыгы.

     "Предприятиеләрне бары тик заманча технологияләр буенча гына төзергә кирәк, аларның әйләнә-тирә мохит өчен зыянын киметү өчен", дип тә ассызыклады Путин.

Мисал итеп ул Япония башкаласындагы заводны китерде. «Дөньяның эре мегаполисларында, әйтик, Токиода, эшкәртү предприятиеләре шәһәр читендә урнашкан. Төтен чыгармыйлар, кешеләр тормышын бозмыйлар, экологияне дә җимермиләр. Әгәр без яңа технологияләрне куллансак, ә нәкъ шулай эшләргә җыенабыз икән, бернинди проблемалар да килеп чыгарга тиеш түгел», — диде РФ Президенты.

     Тулаем алганда, Россиядә чүп реформасы старт алды, федераль чүп Операторы Һәм 200 оператор булдырылды, каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең территориаль схемасы эшләнде, дип искәртте Путин. "Борчыган проблеманы хәл итүне үзагымына куярга  ярамый", - диде ул.

«Без елына ил буенча 70 млн тонна көнкүреш калдыклары чыгарабыз, күз алдына китерәсезме? Бик күп. Көнкүреш калдыкларын эшкәртү кебек тармак Советлар Союзында һәм яңа Россиядә беркайчан да булмады, без аны нульдән башлап төзибез", - диде Россия Президенты. Бөтен ил буенча халык белән чүп-чар темасы буенча диалог урнаштырырга кирәк, дип өстәде ул. Моның өстендә әле эшлисе дә эшлисе.

    "Нәрсә җитми? Минемчә, гражданнар белән турыдан-туры аралашу. Бу калдыкларны күмү кайда эшкәртелә,  ничек һәм нинди эшләр башкарылуын күрсәтергә кирәк», - дип билгеләп үтте Путин. 

https://www.tatar-inform.ru/ хәбәре файдаланылды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев