Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәлакәтләр саны арту сәбәпле, Татарстан инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә

Ике айда Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 юл һәлакәте булган. Бәхетебезгә каршы Әтнә районында автобуслар катнашында һәлакәтнең булганы юк. Бу хакта Әтнә районы Эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте тәртибен саклау бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итте.

Юл һәлакәтләре саны арту сәбәпле, Татарстан ЮХИДИ инспекторлары автобус йөртүчеләрне тикшерә. Бу турыда республика Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ике ай эчендә Татарстанда автобус йөртүчеләр гаебе белән 27 һәлакәт булган. 31 кеше имгәнгән. Узган ел  белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны алты тапкыр артык», — дип ачыклык кертә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенең техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эшләре бүлеге җитәкчесе урынбасары Александр Севрикеев.

Һәлакәтләр килеп чыгуга руль артында утыручыларның тизлек арттыруы, юлларда кагыйдәләрне  бозулары, дистанция сакламаулары яки төзек булмаган  автобусларда юлга чыгулары  сәбәп булып тора.

 Менә шуны кисәтү өчен, 16-31 мартта республикада «Автобус» профилактика чарасы уза.

Автоинспекторлар рейс алдыннан техник һәм медицина контроле таләпләре үтәлешен, тахографларның булуын һәм төзеклеген, йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын, шулай ук тизлек режимын үтәүләрен тикшерәчәк.

https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-03-2020/lak-tl-r-sany-artu-s-b-ple-tatarstan-inspektorlary-avtobus-y-rt-chel-rne-tiksher-5731638 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев