Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әллә каян күренеп тора...

Мәкаләгә исем биргәндә билгеле җырның беренче юлларын кулландым. Икенче юлы: "Солдатта булган диләр", дип яңгырый аның.

Солдатларны искә алуым юкка түгел, атна башында Иске Кишет авылында Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музеенда Арча һәм Әтнә районнарының хәрби комиссары Алмаз Борһанов көзен армиягә чакырылучы егетләр белән очрашу уздырды. Максаты изге - егетләрдә патриотик рух тудырып, аларның туган илне сөю хисен арттыру, хәрби хезмәткә булган ихтирамны үстерү. Нәкъ тагын бер билгеле җырдагыча инде:

Солдатка китә егетләр

Үз илен саклар өчен.

Ватан терәге – ир дигән

Исемне аклар өчен.

Алар белән аралашканда үземнең армия хезмәтен тагын бер барладым. Ул чорда 2 ел хезмәт иттек. Хәзерге Беларус Республикасының Витебск өлкәсендә уздым мин аны - стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең разведкасына билгеләделәр. Ни өченме? Турникта яхшы тартылдым һәм атындым, яхшы итеп йөгердем дә. Армиягә барасы егетләргә киңәш: тәмәкене армиядән соң да тарта аласыз, аракысы да хәлне сизелерлек ала - монысы минем генә түгел, армия хезмәтен узган күпчелек ир-атның фикере. Физкультура белән аеруча дус булыгыз. Бирегә килгән егетләрнең кыяфәтләренә караганда, спортны ят итмиләр кебек алар. Әмма анысы армиягә китеп, "Курс молодого бойца" нөы узган чакта ачык күренәчәк. 

Ә Иске Кишеттәге очрашу музей җитәкчесе Гөлфия Габитова әзерләгән таныштыру белән башланды: кем ул Гани Сафиуллин, нинди батырлык ясаган, бу авыл белән аны ни бәйли? Кыскасы, армиягә барачак егетләр бик күп мәгълүмат алганнардыр. Арадан берсенең "Книга отзывов"ны сорап алып, шунда барысы исеменнән изге теләкләрен язып имзалавы бер дә юктан гына тумагандыр! Ә инде хәрби комиссар тантаналы төстә армиягә чакыру турындагы "Приказ" белән таныштыра башлагач, кабат келт итеп армия еллары искә төште. Армия юлын узучылар белә: "Приказ" - изге әйбер, аеруча аңа кадәрге 100 көне...Монда Сарман егете Рамил, Буа егете - "Малай" кушаматлы Расих белән бергә хезмәт иттек. Ә Арча Каратаеннан Илнур турында аерым язарга кирәк. Аерым зонада зур "МАЗ" машиналарындагы гаять күләмле ракеталарга санитар тикшерү-күзәтү ясалганда, фотога да төшкән идек. Анда радиация барын белә идек үзе, тик ул шул дәрәҗәдә тәэсир итәдер дип кем уйлаган. Берничә көннән соң ук баш авыртып ул да, мин дә санчастьтә ятып чыктык. Армиядән кайткач минем башка операция булды, ә аңа ясарга өлгермәгәннәр... урыны җәннәттә булсын. Монысын шуңа искә алам, армиягә баручы онытмасын иде - биредә кушканны төгәл үтәсәң, бары үз файдаңа гына була. Радиациядән сак булыгыз, анда бармагыз, дигәннәр иде югыйсә. Ә без аның каршына басып фотога төштек. Хәер, хәзер андый хәл мөмкин дә түгелдер инде. Әнә бит, очрашуга килгән Арча башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алинә Мөхәмәтшина: "Сезне армиягә озаттык та бетте дип уйлый күрмәгез. Һәрберегезнең хезмәте, тормышы белән, һәрдаим танышып, күзәтеп торачакбыз", - диде. Арча мөхтәсибәтеннән килгән Айдар хәзрәт сүзләрен куллану да урынлы булыр: "Шөкер, егет кеше армиядән ныгып кайта", - диде ул. Шунда ук кабат үземнең армия елларын искә алдым. Бездә генә түгел, совет чорында, гомумән, армиядә режим бик көчле булды. Ә спорт белән шөгыльләнү, дөресрәге, баштарак мәҗюбүр итүләре, аның аерылгысыз өлеше иде. Минемчә, армиягә баручы һәр егет: "Бездә шулай булса иде", дип теләргә тиеш. Үзем ике ел эчендә нибары бер тапкыр авырттым - баш авыртып берничә көн санчастьтә яттым. Спортның тәэсире шулай көчле күрәсең, берөзлексез спорт иммунитетны нык күтәрә, күрәсең. Һәм барлык төр авырулар да "томалана" торгандыр. Бу егетләр белән үзара аралашканда да: "Армиядә төп юлдашыгыз спорт булсын, егетләр", - дип теләдем.

Айдар хәзрәт моңлы итеп Коръән укыганнан соң, бүгенге көндә уллары армиядә хезмәт иткән кайбер әти-әниләргә командирлары исеменнән "Рәхмәт хатлары" тапшырдылар. Әтнәдән Алмаз Әхмәтҗанов һәм Рәис Нигъмәтҗанов өчен нык куандым. Ә инде уртага чыгып бүләкләнгән әти-әни өчен никадәр куаныч булгандыр бу! Тагын бер сөенечле мизгел: Әтнәдән Рәүф Хөснетдиновның армия хезмәте юлын танып, "Участник боевых действий" таныклыгы тапшырдылар. Әлбәттә, армиягә баручыларга "участник" булырга язмасын, тик безнең Рәүф әти-әнисенә, гаиләсенә, авылына тап төшермәгән - һәм бүген, соңарып булса да моны таныдылар.

Соңыннан хәрби комиссар авызыннан яңгыраган сүзләрне кабат искә алыйк.

- Егетләр, күреп торасыз, Арча һәм Әтнә районнары сезнең өчен ихлас тырыша, тап төшермәгез. Сезгә карап бөтен Татарстан турында фикер йөртәләр. Көзен 80гә якын егетне армиягә озатабыз. 14 октябрь көнне үк 5 егет солдат хезмәтенә китә, - диде.

Тагын бер очрак күңелне күтәрде - армиягә китүче егетләр арасында бер Әтнә егете дә бар иде. Күәмнән Альберт Гатауллин ул. Хәрби комиссар аны җитәкләп минем янга килгәч, аптырап калдым. Барысын да истә калдырамы икән ул шулай? "Сезнең егет. Тырыш, булдыклы - әллә каян күренеп тора", - диде.

Мин дә армиядә бергә хезмәт иткән үзебезнең егетне искә төшердем. Ике ел дәвамында солдат итеге киеп, "Лаеш шулпасы"н бергә чөмергән Ары Мөдәрис, кайда икән син хәзер? 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев