Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Машинага тагылып - чаңгыда...

Блогерлар берсе икенчесен уздырырга тырышалар бугай.

Бу юлы Казанда шундый бер блогер машина артына чаңгыга бастырып улын тагып йөргән. Исегезгә төшерәбез, узган чәршәмбедә социаль челтәрләрдә Казан блогерының машина артына бәйләнгән арканга тотындырып, баласын чаңгыда йөрткән видеоязма таралды. Видеоролик Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен кызыксындырган.

Хокук саклау органнары хокук бозучыларны тапкан. Ачыкланганча, машина руле артында 30 яшьлек хатын-кыз утырган. Ул да, 37 яшьлек автомобиль хуҗасы кебек үк, үз гаебен таныган.

Машина йөртүчегә карата кешеләрне кабинага утыртмый йөрткән һәм балаларны йөртү тәртибен бозган өчен административ материал төзегәннәр. Кечкенә малайның әтисенә карата исә юлны чыгу максаты булмаган килеш машина юлында булган өчен беркетмә төзегәннәр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/masina-artyna-tagylyp-uly-belan-cangyda-iorgan-kazan-blogeryna-aza-birgannar-5881346

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев