Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Мәгариф» илкүләм проекты Татарстанның уку йортларын яңа җиһазлы итә

Үткән ел Татарстандагы 15 мәктәп, 17 техникум һәм көллияткә яңа компьютерлар, презентация җиһазлары кайтарылган.

Яңа техника белән тәэмин итү  «Мәгариф» илкүләм проекты һәм «Цифрлы белем бирү мохите» төбәк проекты кысаларында башкарылган.

Узган ел  шулай ук республикабызның Бөгелмә, Буа, Биектау, Зәй, Кайбыч һәм Нурлат районнары  авыл мәктәпләренең спорт заллары төзекләндерелгән. Әлеге хезмәтләр «Һәр баланың уңышы» төбәк проекты нигезендә яңартылган.

Шунысын да исегезгә төшерик,  2019 нчы елда Казан федераль университеты «Халыкара эко-технологик система» проекты ярдәмендә  федераль бюджеттан 2 миллион 397 мең сум күләмендә грант откан.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/06-02-2020/m-garif-ilk-l-m-proekty-buencha-tatarstanda-32-uku-yortyna-ya-a-i-azlar-kaytarylgan-5720939

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев