Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мәңгәр”дә 1000 баш бозауга яңа торак төзиләр

“Бу торакның өстенлеге зур – ашату төгәл рацион буенча һәм тәрбия дә үзгә булачак. Элек төрле җирдә тәрбияләнүче бозаулардан югары үсеш алып булмый иде”, – диделәр.

Инде эчке эшләренә тотынганнар, карап торышка бик матур, зур торак булачак бу. Яңа тәрбия шартларына яраклашкан, җылытылган, махсус яту урыннары, хәтта терлекнең кашыну җиһазы да булган торак ул. Кыскасы, “Мәңгәр” бозаулары рәхәткә чыгачак дигән фикердә калыйк. Торакны шушы җәй ахырында ук сафка бастырырга тырышалар.
Яңалыклар шактый биредә. Баш зоотехник белән бергә тегермәндәге азык цехында да булдык. Фермадагы терлекләрнең барысына да “Комбикорма” шушында әзерләнә. Монысы бик мөһим әйбер.
– Эшкә өзеклек кертмибез. Бинаны чисталыкта тотарга тырышабыз, – дип каршы алды биредә ике тегермәнченең берсе – Ильяс Әхмәтов.
Без килгәндә себереп, чистартып ята иде. Аның белән бергә тагын бер тегермәнче – Әсхәт Хөсәенов эшли. Монда “Комбикорма”ны һәр төр терлеккә аерым рацион буенча әзерлиләр, азык өстәмәләре дә төрле. Шунысы кызык, терлекнең дистәләрчә технологик төркеме тәрбияләнә фермада!
Монда тракторларга ДТМ программасы урнаштырылган. Нәтиҗәдә терлек азыгына экономия көчәя – азык әрәм-шәрәм булмый, төгәл рацион нәтиҗәсендә продукция алу да яхшыра.
Тагын бер сөенечләре – Беларустан “Дробилка” сатып алу белән бәйле. Хәзер басудан алып кайткан дымлы ашлыкны шуңа салып издереп, сенаж чокырына салып кую мөмкин. Бу очракта ферментация үзендә бара.
Шул ук вакытта сенаж чокырларын аерым телгә алу урынлы булыр. Аларның 1300 тонна сыйдырышлы берсен “МТЗ-80” тракторында щетка белән Шәүкәт Хәбибуллин чистарта иде. Биредә барысы 4 шундый 1300 тонналы сенаж чокыры бар. Алардан тыш берсе 3000 тонна сыйдырышлы, тагын ике чокырның һәрберсе 1000 тонна сенаж сыйдыра. Әле “Курган” итеп тә әзерләп куялар. Кыскасы, сенаж мул әзерләнә. Нәтиҗәсе районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге биргән сводкада чагылыш таба. Әйтик, 20 майга зачет исәбеннән сөт сату узган елгыдан 8 тоннага артык. Ә бит бу сан үзе генә дә элек бер күмәк хуҗалык җитештергәннән күбрәк. Кулыма 2010 елның 1 октябрь саны килеп керде: анда 11 күмәк хуҗалыкның 4 сендә генә көнлек тулай савым 8 мең килодан күбрәк.
Тагын бер күңелгә ятышлы әйбер – биредә шул ук Беларус иленнән терлекләр ята торган резина аслыклар алып кайтканнар. Торакта шуларда яткан сыерларны күреп, моның өстенлегенә инандым. Әйтик, мин күргәннәре 4 ел хезмәт итә һәм тамчы да үзгәрмәгәннәр: кителмәгәннәр дә, җәелмәгәннәр дә. Ә калын аслыкның терлек сәламәтлеге өчен мөһимлеге әйтеп бетергесез. Бурсит, эндометрит, мастит авырулары бер дә юктан гына килеп чыкмый. Кыскасы, уңай үзгәрешләр күз алдында.
Белешмә
Яңа торакның размеры 40Х120 метр тәшкил итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев