Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңнехановка «Газпром межрегионгаз Казань» җәмгыятенең яңа директорын тәкъдим иттеләр

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка «Газпром межрегионгаз Казань» акционерлык җәмгыятенең яңа генераль директоры Ринат Сабировны тәкъдим иттеләр дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.

Ринат Сабиров компания җитәкчесе вазифасында «Газпром межрегионгаз Казань» акционерлык җәмгыятен 1998 елдан бирле җитәкләгән Ринат Ханбиковны алыштырды.

Ринат Касыйм улы Сабиров 1967 елның 26 июлендә Казанда туган. 1986-1988 елларда СССР Кораллы көчләрендә хезмәт иткән. Казан дәүләт университетын тәмамлаган, 1991-1996 елларда — КДТУ (КХТИ) аспиранты һәм кече фәнни хезмәткәре. Химия фәннәре кандидаты.

1996-2003 елларда — «Татнефтехиминвест-холдинг» ачык акционерлык җәмгыятенең коммерция бүлеге баш белгече, маркетинг бүлеге башлыгы.

2003 елда — ТР Президенты Аппаратының оештыру бүлеге баш референты, 2003-2006 елларда — Татарстан Премьер-министрының нефть һәм газ комплексы мәсьәләләре буенча киңәшчесе, 2006-2008 елларда — республика Министрлар Кабинеты Аппаратының нефть һәм газ комплексы мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы.

2008 — 2010 елларда — ТР Премьер-министрының нефть һәм газ комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе. 2010 елдан 2020 елның июленә кадәр — Татарстан Президенты ярдәмчесе.

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Фидакяр хезмәт өчен» һ.б. медальләр белән бүләкләнгән. Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган химигы.

Өйләнгән. Хатыны белән бер кыз һәм малай үстерә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/official/20-07-2020/mi-nehanovka-gazprom-mezhregiongaz-kazan-mgyyatene-ya-a-direktoryn-t-k-dim-ittel-r-5757822

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев