Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәтиҗәләр ясалды

Газетабызда «Иң зур яшелчә» бәйгесе игълан итүебез турында күпләр хәбәрдар. Рәхмәт, безнең бәйгегә райондашларыбыз бик теләп кушылдылар. Бигрәк уңган шул бездә халык – яшелчәсен дә үстерә беләләр, алай гына да түгел әле, кайберәүләр бу өлкәдә рекорд та куялар.

Бәйгене Җәза үтәтү инспекциясе җитәкчесе Клара Кадимова белән берлектә үткәрәчәгебезне дә хәбәр иттек. Җиңүчеләрне дә аның белән бергәләп ачыкладык.
Бәрәскә авылыннан Гөлҗиһан Шәрипова безнең бәйгегә беренчеләрдән булып кушылды. Ул үстергән кыярлар 31 сантиметр булып үскән.
Ә менә Шәкәнәч авылыннан Зәйтүнә Гыймадиева кыярлары тагын да зуррак- озынлыклары 59 сантиметр­ны тәшкил  итсә, авырлык­лары – 1 килограмм да 350 грамм.
Күлле Кимедән Кәдрия Закирова яшь кенә булса да, бөтен эшкә дә өлгер, күз тимәсен. Ул үстергән помидорлар берсе-берсе килограммнан артык, төгәлрәге – 1 килограмм 260 грамм.
Җиңүчеләрне ихлас күңелдән котлыйбыз! Ки­ләчәктә тагын да зуррак, мулрак уңышлар насыйп булсын, сәламәтлек бе­лән  куанычта яшәргә яз­сын Сезгә! (6+)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев