Өч кыз тән җәрәхәтләре алган
Йөртү хокукы булмаган 25 яшьлек егет «ВАЗ-2114» машинасы белән юл читендә капланып, җәмәгать тукталышына төшкән.
Бу вакытта тукталышта өч балигъ булмаган кыз басып торган. Аларның өчесе дә тән җәрәхәтләре алган. Әлеге фаҗига Яшел Үзән районында 2 июнь көнне төнге сәгать беренче яртыда килеп чыккан. Руль артындагы егетнең сәламәтлегенә дә зыян килгән. Тулырак мәгълүмат : https://www.business-gazeta.ru/news/470741 сайтында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев