Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Олы Әтнә мәктәбендә әти-әниләр БДИ сынавы уздылар

Озакламый балалары БДИ бирәсе әти-әниләр тарих фәненнән җавап тоттылар.

Бөтенроссия акциясе кысаларында узды ул. Менә шулай итеп бәгырь кисәкләренең нинди шартларда имтихан бирүен, Бердәм дәүләт имтиханы уздыру шартлары. аның таләпләре белән таныштылар алар. "Барысы да нәкъ чын имтихандагыча узды", - дип хәбәр иттеләр мәктәптән.

Әллә ни күп булмаса да, БДИны 9 әти-әни биреп караган. Шунысы кызык, БДИ биргән укучылар кебек үк алар да  “металлоискатель” аша узганнар. Башта имтихан бланкларын һәрберсенә таратып, аның шартларын аңлатып чыкканнар. БДИ күп вакыт алмаган үзе, 30 минут чамасы гына дәвам иткән. Әмма биремнәре  чыгарылыш сыйныф укучысы эшли торган форматта булган. "Сорау-биремнәре генә азрак иде", - диделәр.

Соңыннан, БДИ буенча әти-әниләр фикерен сораштык. Ә алары барысында да бердәй: "Бирмәслек түгел иде, алай куркырга кирәкми икән", - дип көлештеләр.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев