Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өстәмә чикләүләр кертәчәкләрме?

Фейк хәбәрләре авторлары, янәсе, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри перчаток киеп йөрү, самоизоляция, шулай ук хезмәткәрләрнең өчтән бер өлеше өчен читтән торып эш режимы кертелә, дип ышандыра

Казан Кремле оператив штабның Татарстанда өстәмә чикләүләр кертүе турындагы мәгълүматны кире какты. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Президенты матбугат секретаре Лилия Галимова сөйләде.

Челтәрдә, янәсе, санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, оператив штаб бүген режимны көчәйтү турында Карар кабул иткән, дигән хәбәрләр пәйда булды.

Фейк хәбәрләрендә 10 октябрьдән, янәсе, җәмәгать транспортында, кибет һәм сәүдә үзәкләрендә барлык кешеләргә дә перчатка һәм битлекләрне мәҗбүри куллану кертелә. Янәсе, шул ук көннән башлап сәүдә нокталары һәм автопассажирлар перчатка-битлек режимын үтәүне тәэмин итәргә тиеш. Югыйсә аларга административ җаваплылык йөкләнә.

Шулай ук 13 октябрьдән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен, янәсе, мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү режимы билгеләнә, шулай ук 1 ноябрьдән ташламалы пенсия юлларын сату туктатыла, дип хәбәр ителә.

Шул ук көннән башлап фейк хәбәрләренең авторлары раслаганча, эш бирүчеләр барлык хезмәткәрләрнең кимендә 30% ын дистанцион режимга күчерергә тиеш. Бу мәгълүмат, Казан Кремлендә ассызыклаганча, чынбарлыкка туры килми. «Челтәрдә, Татарстанның оператив штабына сылтама белән, дөрес булмаган мәгълүмат таратыла. Игътибарлы булуыгызны һәм бары тик рәсми мәгълүматны һәм ТР Министрлар Кабинеты карарларын гына ышанып тапшыруыгызны сорыйбыз", - дип өстәде Лилия Галимова. Шуның белән бергә, ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, татарстанлыларны үз сәламәтлекләренә игътибарлы булырга һәм яклау чараларын төгәл үтәргә өндиләр.

Чыганак:https://www.tatar-inform.ru/news/health/11-10-2020/kazanskiy-kreml-oproverg-feyk-chto-opershtab-vvodit-dopolnitelnye-ogranicheniya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев