Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Парклар маршы -2019" җиңүчеләрен бүләкләделәр

Бүген "Ашыт" сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров, инспекторлар Рәшит Әхмәтҗанов, Гулнара Абдрахманова, Аделина Мөхәммәтҗанова районыбыз мәктәпләрендә булып, укучыларны бүләкләделәр.

Быел "Парклар маршы -2019"  бәйгесе "Кызыл китап эзләре буйлап" дигән тематикага багышланды һәм әлеге бәйгегә районыбыздан йөзгә якын укучы катнашты. 

- Алдагы еллар белән чагыштырганда быелгы бәйгегә укучылар азрак  катнашты. Менә шушы  укучыларның иң әйбәт дип санаган 20 эшен төбәк бәйгесендә катнашыр өчен башкалага җибәрдек, - ди "Ашыт" сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров.

Иң зур бүләк - "Кызыл китап" белән Олы Мәңгәр мәктәбе укучысы Зөһрә Хөснетдинова бүләкләнде.

Калган җиңүчеләр дә, катнашучылар да бүләксез калмады. 

Аделина Мөхәммәтҗанова фотоларын тәкъдим итәбез,карагыз, сокланыгыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев