Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Педофилны үтергән, әмма аны хөкем итәләр

Педофилны үтергән 33 яшьлек уфалы Владимир Санкин суд каршына басачак.

Бу хакта бүген, 9 июньдә, Башкортстанның Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

- Бу елның 30 гыйнварында кичен гаепләнүче элек таныш булган ике үсмерне очраткан, аларның берсе билгесез ир-атның азгын гамәлләр кылырга тәкъдим итүен хәбәр иткән. Гаепләнүче ир-ат белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга карар кылган. Конфликт сугышка әверелә, аның барышында гаепләнүче 54 яшьлек ирне тукмый. Тегесе ашыгыч ярдәм машинасында вафат була. Моннан тыш, гаепләнүче зыян күрүчедән аның янында булган акчаларын урлаган, - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

 Тикшерү тарафыннан җитәрлек дәлилләү базасы җыелган, шуңа бәйле рәвештә җинаять эше буенча гаепләү бәяләмәсе расланган.  Эш асылы буенча карау өчен судка җибәрелгән.

Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, Владимир Санкин гаебен танымаган. Судта аны билгеле адвокат Шота Горгадзе яклаячак.

Фото: ufa1.ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев