Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үпкәләмик – алар үз эшләрен башкара

Үзизоляция шартлары бераз йомшарса да, әлегә без тиешле таләпләрне үтәргә тиеш

Урамда маскадан булу, кибетләргә кергәндә маскадан тыш перчатка да кигән булу шарт.
Полиция хезмәткәрләре бу уңайдан зур күләмдә эш җәелдереп җибәрделәр. Район үзәгендә, авылларда – һәрвакыт халык арасында алар. Кызганыч, бөтен кеше дә моны аңлап кабул итми. Ә бит алар – нәкъ медицина хезмәткәрләре кебек – куркыныч авыру таралмасын өчен бөтен көчләрен куеп эшлиләр. Әле кайчан гына “Безгә килеп җитми ул”, – дип кул селтәгән идек таҗвируска. Килеп җиткәнен үзебез дә сизми калдык. Аллага шөкер, вакытында тиешле чаралар күрелде. Әмма, авыручылар һаман да ачыкланып килә. Тотрык­лыкны саклау өчен бүгенге көндә һәркайсыбызның уяу булуы кирәк.
Мобиль группаларның берсе белән Кышлау-Яңа Шашы якларында рейдка чыгып кердем. Сүз уңаеннан, аларда Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев үзе дә катнашты.
Көннәр бик матур тора. Авыл халкының бакчада, йорт тирәсендә кылны кырыкка ярып эшләр вакыты бу. Шуңадырмы, урамда әллә ни кеше күренми. Булганнары да маскадан. Ә менә йортыннан бераз читтә машина юган егетнең мас­касы юк. Янында йөгереп йөргән 5-6 яшьлек күрше малае да маскасыз. Алар белән аңлату эшләре алып барылды, кечкенә малайны да әти-әнисе башка урамга маскасыз чыгармас дип өметләнәсе килә. Балалар – иң беренче чиратта сакланырга тиеш.
Яңа Шашы урамнарының берсендә Биектаудан кил­гән йөк машиналарының йөртүчеләре төркем булып сөйләшеп тора иде. Берсендә дә маска да юк, дистанция дә  сакланмаган. Аларга карата да протоколлар төзелде.
Район үзәгендә исә тәртип дип әйтәсе килә. Биредә һәркем маскадан, кибеткә кергәндә перчатка да кияләр. Моның өчен әнә шул полиция хезмәткәрләренә рәхмәт әйтергә кирәк.Тырыштылар, тәртип керттеләр бит район үзәгендә. Үпкәләргә дә кирәкми. Иртәдән кичкә кадәр халык арасында авыру таралуга каршы көрәшә бит алар. Үзләренә дә бер дә рәхәт түгел.  Сабыр булыйк – бу тырышлыклар бушка китмәс, авыру артка чигенер. Без дә, полиция хезмәткәрләре дә бераз җиңел сулап куяр шунда.
Полиция бүлеге җитәкчесе Ленар Минһаҗев сүзләренә караганда, мондый тикшерү киләсе атналарда да дәвам итәчәк. Ә атна барышында полиция хезмәткәрләре тарафыннан 50дән артык протокол төзелгән. Җаваплылыкка тартылучылар арасында шәхси эшмәкәрләр дә бар – андыйлар дүртәү. Бу очракта сату эше белән шө­гыльләнүчеләрне дә кисәтеп узасы килә – әйбер алучы кешеләрдән маска һәм перчаткадан булуларын, дистанция сакларга кирәклеген таләп итү белән беррәттән үзегез дә тиешле таләпләрне үтәсәгез иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев