Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Политолог: Миңнеханов, һичшиксез, Россиядә иң нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе

ТР Президенты Мәскәүдә республика мәнфәгатьләрен кайгырту өчен кирәкле бар сыйфатларга ия.

Рөстәм Миңнеханов Россиядә иң нәтиҗәле сәясәтче һәм Мәскәүдә Татарстан мәнфәгатьләрен кайгырту өчен барлык кешелек сыйфатларына, ныклы характерга, дәлилләп аңлата  белү сәләтенә  ия. «Татар-информ» МА корреспонденты белән әңгәмәдә политолог Аббас Галләмов шундый фикер белдерде.

«Рөстәм Миңнеханов, һичшиксез, Россиядә иң нәтиҗәле сәясәтчеләрнең берсе. Ул Мәскәүдә төбәк мәнфәгатьләрен уңышлы яклау сәләтенә ия,  аның характерында ныклык та, киләчәккә ышаныч та  бар.  Ул шактый прогрессив, һәм бу  - Россия элиталарының күп өлеше төшенкелеккә бирелгәндә  бик мөһим", - дип билгеләп үтте ул.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазыйфасына нәкъ 10 ел элек — 2010 елның 25 мартында кереште. Моңа кадәр ул республика Премьер-министры иде.

https://www.tatar-inform.ru/news/politics/25-03-2020/politolog-minnihanov-bezuslovno-odin-iz-samyh-effektivnyh-politikov-v-rossii-5731546  файдаланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев