Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры диалогны оештыру буенча Татарстан тәҗрибәсен билгеләп үтте

Россия Президенты республиканың һәм башка төбәкләрнең бөтен территориясендә эшләнмәләрен кулланырга тәкъдим итте.

РФ Президенты Владимир Путин Мәскәү өлкәсенең Красногорскида җирле үзидарәне үстерү советы утырышында Татарстан һәм башка төбәкләрнең хакимият һәм гражданнар арасында турыдан-туры диалогны оештыру тәҗрибәсенә игътибар итте һәм аны бөтен илгә таратырга тәкъдим итте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли проектларны гамәлгә ашыру өчен җирле үзидарә органнары эшенең мөһимлеге турында сөйләгәндә, Дәүләт Башлыгы «хакимият һәм гражданнарның турыдан-туры аралашуы механизмнары күп төбәкләрдә төзелгән инде», - дип билгеләп үтте. Моның белән бәйле рәвештә, ул муниципалитет вәкилләренә «кабинетларда утырырга» түгел, ә җирле халыкның мөһим проблемаларын хәл итәргә кирәк, дип ассызыклады

"Әле генә, Красногорскида, мин әйткәнчә, яхшы мисаллар күрдек. Тик бу әлегә аз. Красногорск, Татарстан, Мәскәү, тагын берничә төбәк. Әмма бу аз", - диде Путин, киңәшмә башланганчы ул Мәскәү өлкәсенең төбәк белән идарә итү Үзәге эше белән танышты.

Россия Президенты хакимият һәм гражданнарның коммуникацияләренең уңышлы тәҗрибәсен таратырга һәм федерациянең барлык субъектларында, шулай ук эре шәһәрләрдә тиешле цифрлы платформалар булдырырга өндәде.

Татарстанда «Инцидент менеджмент» һәм «Халык контроле» системалары, шулай ук «Халык инспекторы»кушымтасы булдырылган һәм эшли.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/30-01-2020/putin-otmetil-opyt-tatarstana-po-organizatsii-pryamogo-dialoga-vlasti-i-grazhdan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев