Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Путин россиялеләрнең гомер озынлыгын илкүләм проектлар уңышының төп күрсәткече дип атады

Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, туберкулездан һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә вафат булган кешеләр саны кими.

Россиядә гомер озынлыгы үсеше милли проектлар уңышының төп индикаторы булып тора. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ТАСС мәгълүмат агентлыгына биргән  әңгәмә барышында  әйтте.  

"Иң төп интегратор – гомер озынлыгы, ул  яшәешнең барысын да чагылдыра", – диде дәүләт башлыгы.

Шул ук вакытта Путин үлем санын киметү дә мөһим дип саный.

Ул илдә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, туберкулездан һәм юл-транспорт һәлакәтләреннән үлүчеләр санының  кимүенә дә тукталды.

«Уртак бурычыбыз бар - гомер озынлыгын арттыру, бу ел эчендә дә ул шулай ук артты.  Беррәтән үлүчеләр санының кимүе дә  сизелерлек", - дип ассызыклады Владимир Путин.

      Милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Алар «Сәламәтлек саклау», «мәгариф», «Экология», «Демография», «фән», «Мәдәният», «торак һәм шәһәр мохите»кебек илнең стратегик үсешенең 12 юнәлешен үз эченә ала.

https://www.tatar-inform.ru/news/official/25-02-2020/putin-nazval-prodolzhitelnost-zhizni-rossiyan-glavnym-pokazatelem-uspeha-natsproektov-5724976 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев