Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РФ мәдәният министры урынбасары: Татарстан-барлык өлкәләр буенча да төп регионнарның берсе

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы илдә тармак күрсәткечләре буенча алда бара, дип билгеләп үтте Ольга Ярилова.

Бүген Татарстан барлык мәдәният өлкәләре буенча төп регионнарның берсе һәм бу юнәлешнең тармак күрсәткечләре буенча лидер булып тора. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышында РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова хәбәр итте.

«Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан мәдәният өлкәсендә барлык юнәлешләр һәм тармак күрсәткечләре буенча лидерларның һәм төп регионнарның берсе булып тора", - диде ул. Татарстан Республикасында соңгы биш елда бюджетның мәдәнияткә чыгымнары ике тапкыр арткан. Бүген Татарстанда бер кешегә исәпләгәндә мәдәният тармагын финанслау 3,5 мең сумнан артык тәшкил итә. «Бу ил буенча уртача күрсәткечтән 18% ка диярлек югары", - дип билгеләп үтте Ярилова.

«Мин сезне монда да сынау мәйданчыгы булырга һәм тармакка җентекле ревизия ясарга,  булган нормативларга һәм нормаларга үзгәрешләр кертү буенча тәкъдим итәргә чакырыр идем", - дип белдерде ул. "Татарстан планны арттырып үтәде, бу -  ил буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе", - дип ассызыклады РФ министры урынбасары. Бүген статистика буенча, 20 миллионнан артык кеше мәдәни учреждениегә йөри.

"Җан башына туры килгән сан турында сөйләсәк, ул Татарстанда гомумроссия дәрәҗәсеннән 27% ка артып китә", - дип өстәде Ярилова. Татарстанда яшәүче һәр кеше ел дәвамында мәдәният учреждениеләрендә алты тапкыр булган.

2019 ел нәтиҗәләре буенча республика Идел буе федераль округында иҗади чаралар, коллективлар гастрольләре, үткәрелә торган фестивальләр саны буенча алда бара. "Музей проектлары буенча Татарстан Россиянең башка төбәкләре арасында лидер һәм  Музейларга йөрү  буенча өченче урында тора", - дип нәтиҗә ясады спикер.

https://www.tatar-inform.ru/news/culture/30-01-2020/zamministra-kultury-rf-tatarstan-odin-ih-glavnyh-regionov-po-vsem-sferam-kultury файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев