Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россия коммерциячел булмаган оешмалары иң яхшы тәҗрибәләрен Мәскәүдә съездда тәкъдим итәчәк

Чарада меңнән артык делегат — коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре катнашачак.

Бөтен илдән килгән  меңнән артык коммерциячел булмаган оешма вәкилләре Россиянең коммерцияле булмаган оешмаларының 10 нчы юбилей съездында катнашачак.

     Чара 11-13 февральдә Мәскәүдә «Сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннары (пенсионерлары) Мәскәү йорты» дәүләт-иҗтимагый берләшмәсе мәйданчыгында узачак, дип хәбәр итә коммерцияле булмаган оешмаларның гомуммилли берлеге матбугат хезмәте.

Делегатлар Россия Президенты Владимир Путинның «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» гы Указында бәян ителгән социаль мәсьәләләрне чишүдә социаль мәсьәләләрне хәл итүдә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның эшчәнлеген активлаштыру буенча конкрет тәкъдимнәр, шулай ук граждан җәмгыяте институтларының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге системасын камилләштерү, коммерциячел булмаган секторда социаль эшкуарлыкны үстерү, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүдә коммерциячел булмаган оешмаларның катнашуы буенча тәкъдимнәр һ. б. хакында фикер алышачак һәм әзерләячәк

Моннан тыш, коммерциячел булмаган секторны һәм секторара хезмәттәшлекне үстерүнең иң яхшы төбәк икътисадый тәҗрибәләре һәм модельләре күргәзмәсе, шулай ук коммерциячел булмаган оешмаларның хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре белән партнерлыгы проектларының иң яхшы мисаллары оештырылачак. Съезд барышында 20дән артык төрле форматтагы чара узачак, шул исәптән практикумнар, проектларны ачык яклау, түгәрәк өстәлләр һәм башкалар.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/06-02-2020/luchshie-praktiki-predstavyat-rossiyskie-nekommercheskie-organizatsii-na-s-ezde-v-moskve-5720976 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев