Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Президент журналистларның да куркыныч шартларда эшләүләрен искәртте

«Сез табиблар кебек алгы сафта булырга тиеш», — дип мөрәҗәгать итте Президент журналистларга.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халыкка коронавирус белән бәйле изоляция ни өчен шушы формада булуын дөрес итеп аңлатырга кирәклеген әйтте. Бу хакта ул бүген «Татмедиа» агентлыгында республика массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән онлайн очрашуда билгеләп узды.

«Кемнәрдер үзизоляция артык катгый дип әйтә, ләкин изоляция ни өчен шушы рәвештә булуын аңлатырга кирәк. Ни өчен парклар ябык, ни өчен балалар мәктәпкә йөрми. Әгәр шушыларны дөрес итеп аңлатсаң, кешеләр фикерен бераз үзгәртәчәк. Мөрәҗәгать итәрлек телефоннар да бар. Бу мәгълүматны 10, 20, 100 тапкыр кабатласаң да артык булмаячак», — диде ул.

Президент журналистларның да куркыныч шартларда эшләүләрен, шуңа күрә сакланып эшләү мөһимлеген искәртте. «Сез табиблар кебек алгы сафта булырга тиеш. Әгәр урамга чыкмасагыз, клиникаларда, предприятиеләрдә җаваплы кешеләр белән очрашмасагыз, әлбәттә, сезнең мәгълүмат кырыгыз тараячак», — диде.

Рөстәм Миңнеханов пирчәткә, битлек киеп эшләү бүгенге шартларда туган мәҗбүри чара булуын искәртте. «Без үз мисалыбызда үз-үзебезне, якыннарыбызны ничек сакларга тиешлегебезне күрсәтергә тиеш», — диде.

«Бик зур мәгълүмати эш бара. Рәхмәт җиткерәсем килә. Шушы эшнең алга таба да дәвам итүен һәм үзегезнең иминлегегезгә җитдирәк каравыгызны сорар идем», — дип мөрәҗәгать итте Президент ММЧ вәкилләренә.

Рөстәм Миңнеханов бүген «Татмедиа» агентлыгында булып, берничә редакция коллективы белән очрашты.

https://tatar-inform.tatar/news/official/23-04-2020/r-st-m-mi-nehanov-halykka-izolyatsiya-ni-chen-shushy-formada-buluyn-a-latyrga-kir-k-5738424

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев