Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов “Татар-информ” редакциясе коллективы белән очрашты

Татарстан Президенты фикеренчә, Интернетта мәгълүматны башта беренче итеп татар телендә бирергә кирәк.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» агентлыгы редакциясенә килде. Татар һәм рус редакциясе журналистлары белән аралашты, аларның коронавирус таралу шартларында эш тәртибе белән танышты һәм киңәшләрен бирде.

Агентлыкның татар редакциясе хәбәрчесе биремнәргә чыккан вакытта бөтен саклану чараларын кулланып эшләүләре турында сөйләде. «Әлбәттә, пирчәткә, битлек киегез дә эшләгез. Өйдән генә торып эшләп булмый журналистка. Юкса, нинди журналист инде син?! Халык белән очрашырга кирәк», — дип киңәш бирде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты «Татар-информ» агентлыгы офисына килеп, хезмәткәрләр көн дә эшлиме» дип кызыксынды. «Татмедиа» АҖ агентлыгы генераль директоры Шамил Садыйков иртәнге 6дан төнге 12гә кадәр офис көн дә ачык булуын әйтте. Шулай ук, шимбә, якшәмбе дә эш туктамавын билгеләп узды. «Яңалыклар татар һәм рус телләрендә чыгып бара. Татар редакциясе мөстәкыйль эш алып бара», — диде.

Шамил Садыйков Интернетта татар аудиториясе зур булуын, укучылар саны күп булуын әйтеп узды. Татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов та аның сүзен җөпләп: «Потенциал бар, бу кадәр кеше укыр дип үзебез дә уйламый идек», — диде.

Рөстәм Миңнеханов та Интернетта мөмкинлекләр булса, укучылар күп булыр, дип саный. «Мәгълүматның беренчесен татар телендә бирергә кирәк, аннары бөтенесе дә укый башлый. Гәҗитләрнең кәгазь варианты да чыксын аның, ләкин яшьләр күбрәк Интернетта, яшьләргә Интернеттан уку кызык», — диде.

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Интернет матбугат чараларының оператив булуын искәртте.

«Элек гәҗит чыга иде, иртәннән кичкә кадәр яңалыкны әзерли идек. Аннары кичке сәгать 7-8ләргә телевидениедә яңалыклар чыга иде. Хәзер андый әйбер юк. Вакыйга төнге 11 дә була икән, шул вакытта ук яңалыгы чыга, бөтенесе шул мизгелдә укып бетерә», — диде ул.

https://tatar-inform.tatar/news/official/23-04-2020/r-st-m-mi-nehanov-tatar-inform-redaktsiyase-kollektivy-bel-n-ochrashty-5738378

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев