Рүзия Камаеваның тагын бер "күчтәнәч"е
Җәмгыять

Рүзия Камаеваның тагын бер "күчтәнәч"е

Шигъри җанлы, шигырь китаплары авторы, кешелекле, ихлас якташыбызның туган авылы Күшәргә багышлап язган шигырен укып карагыз

Гасырлардай чал авылым Күшәр-
Тиңсез гүзәл туган якларым,
Җаннарымның тыелгысыз ярсып
Сиңа томырылган чаклары.

Игенчеңдәй гади, ихлас җанлы,
Тыйнак елмаюлы, сабыр син,
И, Күшәрем, һәр тыкрыгың саен
Риваятьләр тулы авыл син.

Урман- кырлар мине үзенә тарта,
Диңгезләре торсын кырыйда,
Әйләнәм дә кабат сиңа кайтам,
Куйныңа сыенам сабыйдай.

Чын ихластан әйтәм "Яратам!"- дип,
Әнкәм кебек, изге җирем син.
Йөрәк түрләремнән ургып чыккан
Рәхмәтләрем тулы җырым син!
 


Нет комментариев