Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабак ала белмәсәң

Шушы көннәрдә район суды тарафыннан 20 яшьлек Ш.(исемнәр үзгәртелеп бирелде)ның эше каралды.

Җәйге көннәрнең берсендә әлеге егет танышы А.ның капка төбендә торган машинасын алып чыгып китә. Спиртлы эчемлекләр кулланган егет юлда балигъ булмаган танышын да утыртып ала. Бергәләп Әтнә урамнарын әйләнгәннән соң, маҗараның ахыры гына аяныч тәмамлана – машина белән баганага килеп бәрелеп туктыйлар. Ярый, үзләренә зыян килми. Машина турында гына алай дип әйтеп булмый.
Моңарчы  шартлы рәвештә хөкем ителеп, ул карарны да үтәп бетермәгән хәлдә кабат закон бозу юлына баскан бу егет ни турыда уйлады икән? Яшьләр арасында әзергә-бәзер булып яшәү, эшләгән эшләрең өчен җавап бирергә кирәклеген уйлап тормыйча, ялгыш адымнар ясау, эшләргә теләмичә, әти-әни җилкәсендә соры корт булып көн уздыру – болар барысы да уйланыр өчен сәбәп булып тора. Ш. да бит әнә бер җирдә дә эшләмәүче яшь егет. Киләчәк нинди булуы хакында уйларга теләми яшәүчеләрнең берсе. Әле кайчан гына бу егетне әти-әнисе хәрби хезмәткә озаткан иде. Үсеп, акыл туплап кайтыр дип өметләнгәннәрдер, мөгаен. Әмма кызганычка каршы, аларның өметләре акланмаган.
Я, хуш, алга таба дәвам итик. Олы Әтнәнең бер урамында машинаның яктылык баганасына  бәрелүе хакында хәбәр Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсенә Глонасс аркылы килә. Машинаны барып караганнан соң, аның кемнеке икәнен бик тиз ачыклыйлар. Хуҗа бу вакытта йоклаган була әле. Анысы да спиртлы эчемлекләр кулланган була кичтән. Машинасы турында әйткәч, башта ул рульдә үзе булуы хакында әйтә. Моның да сәбәбе бар, “племяннигы” эше түгел микән дип шикләнә ул. Алай-болай була калса, туганының репутациясен бозмый, янәсе. Соңрак машинаны Ш. алып китүе ачыклана. Машинаның ишекләре ачык була, ачкычын хуҗа гел утыргыч астында саклый. “Ел ярым беркем кагылганы булмады, шул урында торды”, – ди хуҗа үзе бу хакта. Бүгенге көндә машина “штрафстоянка”да. Судка кадәр гаепләнүче машина хуҗасына тиешле акчасын түләргә ышандыра. Әмма шушы көнгә кадәр зыян капланмаган. Экспертлар аңа килгән зыянны 50 мең сумлык дип бәяли. Шул ук вакытта машина хуҗасы машинага штрафлары белән бергә 100 мең сум кирәк дип саный.
Гаепләнүче зыян күрүчедән гафу үтенеп,  бу сумманы түләячәген ышандырырга тырышты. А. бу егетнең һаман да урамда хәмер эчеп йөрүен, килгән зыянны каплау хакында уйламавына  басым ясады.
Район прокуроры Ш. га карата ике елга ирегеннән мәхрүм итүне һәм “колония- поселение”га җибәрүне сорады. Хөкемдар  ел да алты айга шартлы хөкем ителү турында карар чыгарды.  Ш. үзенә сабак алыр дип бик өметләнәсе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев