Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын ярты миллион тамашачы карады

Татарстанның танылган артистлары үз чыгышларын коронавирус таралу сәбәпле онлайн-форматка күчерде.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты рекордлы сан җыйган. Җырчының чыгышын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше караган.

Мондый масштабтагы вакыйганың туры эфиры Татарстан Республикасының рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендә күрсәтелде. Проект коронавирус таралу сәбәпле карантинда утыручылар өчен гамәлгә ашырылды. Салават Фәтхетдинов бу проект кысаларында беренчеләрдән булып онлайн-концерт куйды.

«Бернәрсә дә зур залда барган тере концерт атмосферасын алмаштыра алмый, әмма хәзер без бер-беребез өчен кайгыртырга тиеш. Үзегез һәм якыннарыгыз турында уйлап, өйдә утыруыгызны сорыйм. Шулай ук чын геройларыбыз — табиблар турында да уйларга онытмагыз», — ди Салават Фәтхетдинов тамашачыларына.

Җырчының җанатарлары бу инициативаны соклану хисе белән кабул итте. Алардан сәгать ярым барган концерт дәвамында 3,5 мең комментарий килеп иреште. Әлеге комментарийларны онлайн-концертның алып баручысы Динар Нигъмәтҗанов туры эфирда укып барды. Салават Фәтхетдинов сорауларга оригиналь җавап кайтарды.

Концерт бөтен дөнья буйлап сибелгән тамашачыларны берләштерде — бер үк вакытта аны Россия һәм Татарстан, Төркия, Испания, Австралия һәм хәтта Конгода шәһәрләреннән карадылар.

Бүген Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирү эстафетасын Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Ришат сәләтле җырчы. Иң мөһиме — аның меңләгән тамашачысы бар. Аның тавышы һәм сөйкемлелеге берәүне дә битараф калдырмый. Шуңа күрә социаль челтәрләрдә фикер алыша торган төп интрига барлыкка килде. Ришат Салават Фәтхетдиновның рекордын узып, концертта тагын да күбрәк тамашачы җыя алырмы икән?!

Акция #айдадомой хештегы белән уза.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/showtime/26-03-2020/salavat-f-thetdinovny-onlayn-kontsertyn-d-nya-buencha-yarty-million-tamashachy-karady-5731775 файдаланылды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев