Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табиб рецепты буенча даруларны бушлай бирәчәкләрме?

Препаратларны үтемлерәк итү, төбәкнең дарулар базарында монополистларның өлешен чикләү өчен, «даруханә челтәре» төшенчәсен кертү тәкъдим ителә.

 «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев табиб язып биргән даруларны гражданнарга бушлай бирергә тәкъдим итте. Бу хакта партия сайтында хәбәр ителә.

«Мәҗбүри дару иминияте механизмнарын кулланып, дәүләт акчасы хисабына барлык гражданнарны да табиб билгеләгән рецепт буенча дарулар белән тәэмин итү бурычын куярга», — диде Дмитрий Медведев 2021 елда Дәүләт Думасына сайлауларга программа документын әзерләү буенча киңәшмәдә.

Препаратларны үтемлерәк итү, төбәкнең дарулар базарында монополистларның өлешен чикләү өчен, «даруханә челтәре» төшенчәсен, шулай ук даруханәләр булмаган авыллар өчен «күчмә даруханә пункты» кертергә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, фармацевтларны сатып алучыларга шундый ук тәэсиргә ия матдәле препаратларның арзанрак аналоглары турында мәгълүмат бирергә өндәргә телиләр

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/14-10-2020/medvedev-tabib-retsepty-buencha-darularny-bushlay-birerg-t-k-dim-itte-5778552

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев