Әтнә таңы

Тагын 2 кешенең гомерен өзде Covid-19

13 октябрьгә 92 үлем очрагы теркәлгән

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 1940 елда туган хатын-кыз йогышлы авырулар хастаханәсенә пневмония белән китерелә. Йөрәк-кан тамырлары системасының хроник авырулары булган. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.

Реклама

1947 елда туган хатын-кыз ике яклы вируслы пневмония белән Чаллыдагы БСМПга китерелә. Кайбер хроник авыруларның кискенләшүе фонында хәле катлаулана. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Якыннарының һәм туганнарының кайгыларын уртаклашабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: