Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тагын түләүләр турында

Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балаларга өстәмә түләүләр турында ишетмәгән кеше калмагандыр.

Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, кереме яшәү минимумыннан ким булган гаиләләрдә тәрбияләнүче 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр балаларга өстәмә түләүләр билгеләнде. Әлегә бу түләүләр  яшәү минимумының яртысын тәшкил итсә, якын киләчәктә – төгәлрәге, 2021 елга ике тапкыр артырга да мөмкин. Әнә шул хакта социаль яклау үзәгенең материаль ярдәм күрсәтү  бүлеге мөдире Гөлнара Насыйбуллина белән сөйләшәбез.
– Әлеге түләүләр кемнәргә кагыла? 3 яшьтән 7 яшькәчә баласы булганнар гына аламы аны?
– 3 яшьтән 8 яшь тулган көн турында сүз бара. Бу акчалар 2020 елның 1 гыйнварыннан исәпләнә башлый. Түләү 2019 елның икенче кварталына балаларның яшәү минимумыннан (9373 сум) чыгып исәпләнәчәк. Гаилә кеременнән чыгып  4686, 50 сум түләнә.
– Гаилә кеременә ниләр керә?
– Моңа хезмәт хакы, пенсия, дәүләт тарафыннан бирелгән барлык пособиелар һәм мал-мөлкәт керә. Ул гаиләдәге һәр җан башыннан чыгып, 12 айныкы бергә исәпләнә. Гомуми керем 12 айга бүленә, килеп чыккан сан исә гаиләдәге кеше санына бүленә. Әнә шулай гаиләнең һәр әгъзасына керем суммасы ачыклана.
– Ә мал-мөлкәтне ничек исәплисе?
– Мал-мөлкәткә торак мәйданы, җир керә. Әгәр дә фатир яисә шәхси йорт мәйданы  бер кешегә 40 квадрат метрдан артып китә икән, ул чакта гаиләдә яшәүче балаларга түләү булмый дигән сүз. Кайбер гаиләләрдә ике фатир да  булырга мөмкин. Бу очракта  ике фатирның мәйданы гаиләдәге бер кешегә  23 квадрат метрдан артмаска тиеш.
– Гаризаларны кайчан  һәм ничек кабул итәсез?
– Гаризаларны 2020 елның 1 июненән кабул итә башлыйбыз. Агымдагы елның 31 декабренә кадәр гариза бирелсә, түләүләр 2021 елның 1 гыйнварыннан исәпләнә башланачак. Балага өч яшь тулмыйча гаризаны кабул итмибез. Шулай ук электрон рәвештә, дәүләт хезмәте порталы аша да гариза бирергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев