Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» халык тавыш бирүенең II этабы башланды

Татарстанлылар халыкның тавыш бирү юлы белән тагын 43 легендар брендны - һәр районга берәр брендны билгеләячәк.

 ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 легендар бренд» халык тавыш бирүенең II этабы 1 марттан 31 мартка кадәр уза, дип хәбәр итә «Татмедиа»Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге.

Тавыш бирүнең беренче этабында 57 җиңүче сайлап алынды, алар арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Свияжск утрау-шәһәре һ.б. брендлар бар иде.

Татарстанлылар Халык тавыш бирү юлы белән тагын 43 легендар брендны, һәр районга берәр брендны билгеләячәк. Татарстанның барлык районнары тарихын, җитештерү һәм мәдәни дәрәҗәсен гәүдәләндерүче оешмалар һәм предприятиеләр арасында көндәшлек җәелдереләчәк.

Әлеге сайтта бу юлы тавыш бирү өчен Әтнә районыннан  сайлап алынган оешмалар исемлеге  дә бар. 

Менә шушы оешмаларны карап, теләгәненә тавыш бирергә кирәк булачак. Исемлектә "Әтнә таңы" да бар. Безнең өчен дә тавыш бирергә онытмагыз, райондашлар. 

Тавыш бирү   http://100brand.ru/ сайтында уза.

 

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/03-03-2020/startoval-ii-etap-narodnogo-golosovaniya-100-legendarnyh-brendov-k-100-letiyu-tassr-5726579

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев