Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан 3-7 яшьлек балаларга пособие түләү өчен ярты млрд сумга якын акча алачак

Субсидияләр республикага 2020 елда киләчәк.

Татарстанга федераль бюджеттан 3-7 яшьлек балаларга айлык пособие түләү өчен 428 миллион сумга якын акча киләчәк. Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

Әлеге акчалар  3-7 яшьлек балалар тәрбияләүче гаиләләргә, сәнгать һәм музыка мәктәпләренә ярдәм күрсәтү, ә сыйныф җитәкчесе вазифасы йөкләнгән укытучыларның хезмәт хакларын арттыру өчен тотылачак.

Әлеге  субсидияләр республикага 2020 елда киләчәк.

РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясаганда балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүдәге яңа чаралар турында игълан иткән иде. Үзгәрешләр 2020 елның 1 гыйнварыннан кертелде. Бу «Демография» илкүләм проектында күздә тотылган максатларга ирешергә ярдәм итәчәк.

3-7 яшьлек балалар өчен каралган пособиеләр керемнәре җан башына яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә түләнәчәк. Аны алу өчен тиешле гариза тапшырырга һәм үзеңнең рәсми керемеңне күрсәтергә кирәк.

https://tatar-inform.tatar/news/society/03-03-2020/tatarstan-3-7-yashlek-balalarga-posobie-t-l-chen-yarty-mlrd-sumga-yakyn-akcha-alachak-5726554  файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев