Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты: Әтнәнеке - арта

Рөстәм Миңнеханов тискәре вазгыятьне районнарга чаралар күреп, юл картасы төзергә йөкләмә бирде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мөгезле эре терлек санын арттырган һәм киметкән районнарны атады. Ул Дәүләт Советына еллык Юлламасында баш санын киметкән районнарга вазгыятьне төзәтергә кушты.

«Татарстан Россиядә сөт җитештерү буенча алдынгы урынны били. Мамадыш, Әтнә, Саба, Кукмара районнары баш саны арттыруны дәвам итә. Шул ук вакытта кайбер муниципалитетларда тискәре тенденция күзәтелә», — диде Президент.

Кама Тамагы, Зәй, Аксубай, Теләче, Спас, Кайбыч, Түбән Кама, Сарман, Лениногорск, Азнакай, Апас районнарында баш саны кимегән. «Кайбер районнарда — Чүпрәле, Югары Ослан, Баулы, Спас районнарында — фермалар төзелеше буенча бер инвестицион проект та юк», — дип Рөстәм Миңнеханов бу районнарга чаралар күреп, юл картасы төзергә йөкләмә бирде.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/official/08-10-2021/r-st-m-mi-nehanov-m-gezle-ere-terlek-sanyn-arttyrgan-m-kimetk-n-rayonnarny-atady-5840492

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев