Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасында журналистлар бәйгесе «Бәллүр каләм " премиясенә гаризалар кабул ителә башлады»

Махсус проектлар – «Россия Федерациясендә театр елы», «Бөтенроссия халык санын алу 2020», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы», «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы», «Татарстан Республикасында эшче һөнәрләр елы», «WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты».

Журналистлар  бәйгесе "Бәллүр каләм" XXIII республика конкурс-премиясенә гаризалар кабул ителә башлады, дип хәбәр итә премиянең оештыру комитеты.

Конкурс «Эшкә тугрылык өчен», «Елның иң яхшы редакциясе», «Елның иң яхшы журналисты», «Объектив аша караш», «Туган тел»номинацияләре буенча үткәрелә.

Конкурска эшләр агымдагы елның 13 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420080, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 179, “Бәллүр каләм» - "Хрустальное перо" дигән тамга беләнҗибәрү кирәк.

Мәгълүматны (843) 555-85-11, 555-76-03 телефоннары аша ачыкларга була. Оештыручылар-Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, ТР Журналистлар берлеге. Узган ел «Бәллүр каләм» кә 1,5 меңнән артык конкурс эше килгән, 13 җиңүче сайланган.

https://www.tatar-inform.ru/news/culture/18-02-2020/v-rt-startoval-priem-zayavok-na-premiyu-v-sfere-zhurnalistiki-hrustalnoe-pero-5723396 файдаланылды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев