Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Ветераннар берлеге пенсияне индексацияләүне Конституциядә беркетүне хуплады

Россиянең төп законына кертелә торган төзәтмә пенсияләрне елына кимендә бер тапкыр индексацияләүгә исәп тотарга мөмкинлек бирә.

"ТР Ветераннары берлеге «Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы Россия Конституциясендә пенсияләрне елына кимендә бер тапкыр индексацияләүгә кагылышлы үзгәрешләрне хуплады. Мондый фикерне ТР Ветераннар берлеге комитеты рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев җиткерде.

"Бу төзәтмә безнең ветераннарның ихтыяҗларын канәгатьләндерә. Индексацияне икешәр, өчәр ел, ә күбрәк тә күчерделәр, ягъни яптылар. Ә хәзер, әгәр бу расланачак Конституциядә, ягъни [новация] бары безне сөендерә. Бу сорауларны безнең вәкилләр ишетте, һәм алар бу тәкъдимне Конституциягә керттеләр. Әйе, без моны хуплыйбыз», – диде ул «Татар-информ»МА хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә ветераннар Яхшы пенсия һәм торак белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта төзәтмәләр дару чаралары һәм социаль хезмәтләр белән тәэмин итүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итүне тизләтәчәк. Илнең Төп Законында социаль пособиеләрне һәм түләүләрне индексацияләүне, шулай ук гражданнарны мәҗбүри социаль иминиятләүне беркетергә ниятлиләр.

https://www.tatar-inform.ru/news/society/25-03-2020/soyuz-veteranov-tatarstana-podderzhal-zakreplenie-v-konstitutsii-indeksatsii-pensii-5731313 файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев