Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда ГТО нормаларын тапшыра торган 9 яңа спорт мәйданчыгы төзеләчәк

2023 елга кадәр барлык районнарда да спорт мәйданчыклары булачак.

2020 елда Татарстанда «Спорт -  тормыш нормасы» федераль проекты буенча ГТО нормаларын тапшырып була торган 9 яңа спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Бу эшләр «Демография» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

Быел әлеге проект ярдәмендә Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залын, Әлмәт һәм Аксубай районнарында ике футбол кырын төзеп кулланышка тапшыру  планлаштырыла.

Чаллыда исә өсте ябулы йөзә торган бассейнны төзү дәвам итәчәк һәм өсте ябулы боз сараена нигез салыначак.

Казанның «Тасма» стадионындагы җиңел атлетика өчен йөгерү юлларына яңа рулонлы япма түшәлер дип көтелә. Республика спорт мәктәпләренә хоккей өчен яңа җиһазлар комплекты, боз катыру машиналары кайтарылырга тиеш. Муниципаль-шәхси хезмәттәшлек кысаларында да яңа спорт объектын төзү буенча проект тормышка ашырылачак.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sport/30-01-2020/2020-elda-tatarstanda-gto-normalaryn-tapshyra-torgan-9-ya-a-sport-m-ydanchygy-t-zel-ch-k-5719422

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев