Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын хәбәриткечләре урнаштыруның яңа этабы башланды

ТР Президенты йөкләмәсе буенча бу елның язында 84 меңнән артык янгын хәбәриткеч урнаштырылачак.

Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын хәбәриткечләрен урнаштыруның яңа этабы башланды, диделәр Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

"Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республика бюджеты акчалары хисабына бу язда 84 меңнән артык янгын хәбәриткеч  бушлай урнаштырылачак", — дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Акцияне МЧС хезмәткәрләре  бүген үк үткәрә башладылар. Алар өч кечкенә бала тәрбияләнүче гаиләдә булдылар.

Фатирда ГТХМ хезмәткәрләре янгын хәбәриткечләре урнаштырдылар һәм бу җайланманың ничек эшләве турында халыкка сөйләделәр. Гаилә башлыгы күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм мондый датчиклар бик файдалы, бигрәк тә күп кеше яши торган йортларда кирәк, дип билгеләп үтте.

«Бездә бит балалар! Ә күпфатирлы йортта теләсә нәрсә килеп чыгарга мөмкин. Без үзебез үк янгын хәбәриткечләре сатып алырга теләдек. Гомумән, мондый приборны һәркемгә урнаштырырга кирәк", - диде гаилә башлыгы.

https://www.tatar-inform.ru/news/incident/29-02-2020/v-tatarstane-startoval-novyy-etap-ustanovki-pozharnyh-izveschateley-mnogodetnym-semyam-5726061 файдаланылды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев