Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 45 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан бирле республикада коронавирусның 7 мең 856 очрагы теркәлде.

Татарстанда соңгы тәүлектә 45 кешенең Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруы билгеле булды. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 45 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирусның барлыгы 7 мең 856 очрагы ачыкланды», - дип хәбәр итте спикер.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков әйтүенчә, республикада бер көн эчендә коронавирустан 8 кеше терелгән.

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/health/19-10-2020/tatarstanda-so-gy-t-lekt-koronavirus-infektsiyase-yoktyruny-45-ya-a-ochragy-achyklangan-5779742

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев