Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытында 24 мең машинаны үткәргеч постлардан үткәрмәгәннәр

Республикада 700 меңнән артык кеше үткәрү постларында тикшерелгән.

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү вакытында 24 меңнән артык машина үткәрү урыннарыннан кире борылган. Бу хакта «Татар-информ» МА коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр.

Республика шәһәрләре һәм районнарына кергән урыннарда үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәннән соң, 743 305 кеше тикшерелгән, аларның 3 меңгә якыны төрле административ хокук бозулар өчен штрафка тартылган. Сүз уңаенда, иң күп штрафлар үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен язылган.

Шулай ук 685 336 автомобиль тикшерелде,шуларның 24 628е постларда кире юнәлештә җәелдерелгән.

Моннан тыш, эзләнүдә булган дүрт кеше тоткарланган һәм 10 җинаять ачылган.

«Ялган, сыйфатсыз һәм теркәлмәгән дарулар, медицина эшләнмәләре һәм ялган биологик актив өстәмәләр әйләнеше» маддәсе буенча алты җинаять эше кузгатылган. Шулай ук ялган документлар, мөһер яки бланклар ясау, җитештерү яки әйләнеше өчен биш эш кузгатылган.

 

https://www.tatar-inform.ru/news/incident/13-04-2020/v-tatarstane-na-propusknyh-postah-za-vremya-samoizolyatsii-razvernuli-24-tys-mashin файдаланылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев