Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлыларны «100 легендар бренд " өчен тавыш бирергә өндиләр

Халык тавыш бирүе 31 мартта төгәлләнәчәк. (Казан, 25 март). Татарстанлыларны «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды» өчен тавыш бирергә чакыралар. Халык тавыш бирүе инде 31 мартта төгәлләнәчәк, дип искә төшерә чараны оештыручылар.

Конкурс Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Республика халкы өчен бу Татарстанның иң легендар 100 брендын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Нәтиҗәгә йогынты ясарга мөмкин булган берничә көн генә калып бара. Сайттагы сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин. http://100brand.ru/

"Тавыш бирүнең беренче этабында катнашучыларның һәм хәзер генә аңа кушылучыларның иң легендар брендларның ахыргы исемлеген билгеләү мөмкинлеге бар", – дип чакыра проектның оештыру комитеты.

Шул ук вакытта үз районыңдагы исемлек өчен тавыш биреп кенә калмыйча, республиканың башка районнарының йөзен билгеләүче брендлар өчен дә үз тавышыңны бирергә мөмкин. Җиңүчеләр исемлеген 2020 елның апрель башында игълан итү күздә тотыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев