Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанның һәр кешесе 100 легендар бренд өчен тавыш бирә ала

Тавыш бирү 21 февральгә кадәр дәвам итә

Бүген «Татарстан Республикасының 100 легендар бренды»  өчен  тавыш бирү башланды.

 Бренд өчен һәр кеше  үз тавышын бирә ала.  Республиканың гасырлык тарихын билгеләүче 100 әйдәп баручы брендны менә шул рәвешле  ачыклыйлар.

Проектта  аларның ничек төзелүләре һәм үсүләре турында сөйләнелә. Бренд дөнья һәм Бөтенроссия базарларына чыккан кешеләр генә түгел, ә җирле, район һәм барлык өлкәләрдәге: сәнәгать, сәүдә, элемтә, транспорт, авыл хуҗалыгы, спорт, массакүләм  мәгълүмат чараларына да кагыла.

     Хәтерләсәгез ноябрь-декабрь айларында татарстанлылар проект өчен брендлар тәкъдим иттеләр. Әлеге авыш бирү  21 февральгә кадәр узачак.

Брендларны 16 тармак буенча билгеләп, 57 җиңүчене сайлаячаклар.

Калган 43е Татарстанның һәр районында сайлаячак. Тавыш бирү 1 марттан 31 мартка кадәр узачак. Бу этапта катнашу өчен гаризаларны 23 февральгә кадәр тапшырырга мөмкин.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/20-01-2020/startovalo-golosovanie-za-100-legendarnyh-brendov-tatarstana-5717194

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев