Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкы, көчле җилдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләсезме?

Быел көчле җил һәм давыллар вәгъдә итәләр. Мондый вакытта куркынычсызлык чаралары турында искә төшерик.

 

Сишәмбе, 9 июнь көнне, республикада һава шартлары начарлануы да фаразлана.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында иминлек чаралары турында искәртә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенә сылтама белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан территориясендә яшенле яңгыр, боз, секундына 24 метр тизлектә җил фаразлана. 9 июньдә көндез һәм кич, Казанда яшенле яңгыр, боз явуы һәм секундына 21 метрга кадәр тизлектә җил көтелә.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил һәм яшен куркыныч булуы турында искәртә. Һава шартлары начарланганда өйдән чыкмаска, урамда реклама такталары, биек йортлар, зур агачлар һәм электр тапшыру линияләре янында тормаска киңәш ителә.

Машина йөртүчеләргә юлларда куркыныч маневрлар ясамаска һәм бер юлдан икенчесенә күчмәскә, куркынычсыз тизлек режимын сакларга кирәк.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/08-06-2020/tatarstanlylarga-k-chle-ild-kurkynychsyzlyk-charalary-turynda-isk-t-sherdel-r-5748456

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев