Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә өлкәннәргә караш нинди?

"Аллага шөкер, дөнья тыныч, матур. Кызганыч, кешелеклелек дигәннәре калмады. Әби-бабай, әти-әниләрнең кадере юк, акчалы заманга килеп кердек. Яшьләр шәһәрдә, авыл өйләре бушый.. "Ишек алларында, капка төпләрендә чүп, үләннәр. Олылар өмет белән яши. Аларга җылы караш, игътибар күбрәк кирәк. Ул аларга тиеш тә. Кечкенәдән ниләр генә күреп үсмәгән алар. Сугыш елларын...

"Аллага шөкер, дөнья тыныч, матур. Кызганыч, кешелеклелек дигәннәре калмады. Әби-бабай, әти-әниләрнең кадере юк, акчалы заманга килеп кердек. Яшьләр шәһәрдә, авыл өйләре бушый..

"Ишек алларында, капка төпләрендә чүп, үләннәр. Олылар өмет белән яши. Аларга җылы караш, игътибар күбрәк кирәк. Ул аларга тиеш тә. Кечкенәдән ниләр генә күреп үсмәгән алар. Сугыш елларын сөйлиләр, йөрәк телгәләнә. Ачлык дигәннәрен әйтәселәре, исләренә төшерәселәре килми торгандыр. Ничек бирешмәгәннәр...",- дип дәвам итә Орнашбаш авылында яшәүче хәбәрчебез Ләнар Вәлиев. Тиктомалдан тумаган бу фикерләр, өлкәннәр декасының барышы үзенекен иткән. Күңелләрнең нечкәреп алган мәле бу. Менә шундый чакта Олы Әтнәдә яшәүче хәбәрчебез Җофар апа Вәлиева да хат юллаган. "Үзебез эшләп чыккан "Тукай" совхоз-техникумы җитәкчеләре безне онытмыйлар, Аллага шөкер. Ел саен пакетлар тутырып, күчтәнәч күтәреп Һиндия килеп керде, рәхмәт яусын. Җитәкчеләребезнең күңеленә миһер-шәфкать биреп, гозерләремә колак салсыннар иде. Моңарчы тегене-моны соранып йөргәнем булмады, үзем иңкү җирдә булганлыктан су эчендә калдым. Олы Әтнә авыл җирлеге Зилин урамының шул урынына бер-ике машина вак таш салдыра алмас микән",- дип тәмам итә ул хатын. Бик кызгыныч, куандыра алмыйбыз, Җофар апа. Җитәкчеләр белән сөйләштек, "Капка төбенә таш салдыра алмыйбыз, урамы йөрерлек хәлдә", - диделәр. "Акый чишмәсе янәшәсендәге басма тирәсен, су буйларын бер әйләнегез әле, зинһар",- дип тә сораганнар иде Олы Әтнәнең шул чишмә тирәсендә яшәүчеләр. Бер-ике көндә генә барына да тәртип салып булмый, шулай да үзгәрешләрне күргәнсездер. "Басмага таба ауган агачларны кистек, калганын әкренләп, бергәләп эшләрбез. Әле тәртипкә китерәсе җирләр бар",- ди авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев.

Акчалы заман гына түгел, сәер заманда да яшибез. Барын да кемдер эшләп бирергә тиеш кебек кабул итәбез. Күпләрнең эчен пошырган Олы Әтнә авылы зиратын да күздә тотып әйтәм. Шалтыратучылар, туктатып әйтүчеләр күп. "Адәм көлкесе, зират бит бу, ник бу хәлдә ул?" - таныш җөмләләрме? Бик таныш, тик, ни кызганыч анысын да кемдер, тик без түгел, эшләп, чистартырга тиеш. "Әйдәгез, бергәләп өмә ясыйк", дип өндәгән кешене генә күргән юк. Башка авылларда мәчет картлары башлап йөреп, җирлек башлыклары оештырып, авыл белән күтәреләләр. Ә Олы Әтнәдә ярый әле оешмалар бар, кем чистартыр иде мәңгелек йортны. "Чәршәмбе көнне оешмалардан килгән эшчеләр белән кисәсен кистек, ягасын яктык, түгәсен түктек, бик яхшы итеп эшләп алдык. Зиратның ¼ ен чистарттык, әле чистартасы җир байтак",- ди әлеге дә баягы авыл җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Илвир Галиев. Димәк әле бетмәгән, калганына булса да булышырга кирәк. Ул кадәр үк мәнсез булу ярамас.

Интернетка кереп газета белән таныша аласыз дип гел язабыз, хәбәрләрегезне дә калдыра аласыз. Әле күптән түгел контактта да "Атнинка" төркемен ачып җибәрдек. Керегез, күрегез, фикерләрегезне язып калдырыгыз. Мөнир Шакировның "Атнинка"га куйган мәкаләсен газетабызга күчереп бастык. Марзыя Мухинаның сәламнәрен дә җиткердек. Миләүшә Маликова да: "Әтнә таңы" газетасы - иң эчтәлекле, төрле темаларны яктыртучы киңкырлы газета ул. Бу газетага язылган кеше аннан аерыла алмый. Һәрбер кешенең язмасына урын табыла. Яки матур киңәшләре белән җайлап кына аңлатып хат язып салалар. Кеше күңелен сындырмыйча хаталарын аңлатып киңәш итү - үзе батырлык. Газетаның бик тырыш, бердәм булып эшләүче коллективына да сокланам",- дип яза. Рәхмәт, Миләүшә.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Күргәнегезчә, аралашырга бөтен мөмкинлекләр бар. Языгыз, шалтыратыгыз. Бергәләп яшик, бергәләп эшлик! Сайттагы газетада да, "Атнинка" төркемендә дә очрашыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев