Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә үлән муллыгы зур роль уйный

Районыбыз Татарстан күләмендә күп итеп сөт савып сокландыра. Сүз дә юк, бу - терлекчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Шул ук вакытта яшел үлән муллыгы да зур роль уйный. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Наил Фәйзрахманов белән шул хакта сөйләштек. - Дөрестән дә, коры елга һәм басу кырыйларындагы табигый үлән...

Районыбыз Татарстан күләмендә күп итеп сөт савып сокландыра. Сүз дә юк, бу - терлекчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсе.
Шул ук вакытта яшел үлән муллыгы да зур роль уйный. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Наил Фәйзрахманов белән шул хакта сөйләштек.
- Дөрестән дә, коры елга һәм басу кырыйларындагы табигый үлән дә шулкадәр күп - чапмый калу гөнаһ. Терлек азыгын күбрәк итеп әзерләгән саен, киләсе елларны уңышлы эшләүгә, мул продукция алуга ышаныч туа. 2010 ел җитәкчеләргә онытылмаслык сабак булып торырга тиеш, - дип саный ул. Узган еллар белән чагыштырсак, яшел үлән муллыгы терлекчелектә төп үзенчәлек ул. Шөкер, безне яңгыр кимсетмәде. Өстәвенә, яңгырлар артыннан көннең салкынча торуы нәтиҗәсендә кигәвен дә артык котыр­мый. Аннан соң, күпьеллыкларның икенче укосы да бик тиз күтәрелде. Сыер көтүләрен җитәрлек күләмдә яшел масса белән тукландыру мөмкинлеге туды. Бу исә сөтне киметмәү түгел, арттыруга ышаныч тудыра. "Шахтер", "Күңгәр", "Күшәр", "Таң", "Уңыш" хуҗалыклары моңа мисал булып торалар. Бүгенге көндә алар узган елгыдан 2-3,5 тонна сөтне артык савалар. Башкалар да эшне алардан үрнәк алып оештырсыннар иде.

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 7 июль көнне тулай савым, өченче - бу көнне зачет исәбеннән саткан сөт, дүртенче - узган елдан артык яки ким.
Дусым 10733 11035 -645
Күңгәр 8203 8375 +1769
Күшәр 9300 9420 +520
Ленин 19064 19573 -983
Таң 19735 19579 +1389
Мәңгәр 11872 12564 +387
Ташчишмә 8756 9591 +511
Шахтер 19250 18602 +2440
Уңыш 8545 8312 +2761
Тукай 17801 17985 +595
КФХ Галим. 120
Саттаров 280
Районда 133659 135126 +8744

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев